КОСМОНАВТИКА КӨНЕ.

2016 елның 13 апреле, чәршәмбе

12 нче апрель - Космонавтика көне. Безнең балалар бакчасының зурлар һәм мәктәпкәчә яшьтәге төркемнәрендә дә төрле чаралар үткәрелде. Мәктәпкәчә әзерлек төркемендә  татар теле тәрбиячеләре Сабирзянова Ләйсән Миннехановна  “Космонавтика көне” дигән шөгыль  уздырды. Шөгыль барышында ,балалар  белән космос, беренче космонавт Ю.А.Гагарин турында кызыклы   презентация карап,  яңа белемнәр үзләштерделәр. Шулай ук   төрле  сорауларга җавап биреп үзләренең көчләрен  сынатып та карадылар. Шөгыль ахырында балалар һәркайсы үзләре күзаллаган космосны пластилин ярдәмендә  ясадылар. Әлеге шөгыль балалар өчен кызыклы  булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International