Милләтебез даһие Габдулла Тукайның тууына 26 апрель көнне 130 ел булачак. Биш айлык вакыттан ятим калган, авыр язмыш сынаулары аша үтеп, җир йөзендә 27 ел гына яшәп калган ул. Әмма шул кыска гына гомер эчендә язылган һәр сүзе, һәр җөмләсе бездә горурлык, илһам өсти, яшәү асылын аңларга ярдәм итә, көч бирә, җаннарыбызны җылыта, киләчәккә рухландырып, күңелләребезне канатландырып тора. Ачы китапханәсендә китап укучы балалар белән бөек татар шагыйренең иҗатына багышланган әңгәмә уздырылды.