9 нчы апрель көнне Мамадыш районы мәдәният йортында "Иске - Казан түгәрәк уен" татар фольклорының Республика фестивале үтте.

2016 елның 13 апреле, чәршәмбе

Конкурсның максаты - татар мәдәниятенең  гореф - гадәтләрен саклау. Ямбулат авыл клубы каршында эшләүче "Умырзая" татар фольклор ансамбле дә бу фестивальдә катнашу мөмкинлеге алды. Коллектив  югары дәрәҗәдә чыгыш ясап кайтты. Ямбулат авылы китапханәчесе Гөлия Шакурова да бу коллективта чыгыш ясады. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International