13 апрель конне Телэче муниципаль районынын ААЖ «Сэт иле-Телэче» филиалынын Баландыш булекчэсендэ тракторларга хэм арбаларга дэулэт техник карау уткэрелде.
Эзерлекне тикшерудэ узйорешле машиналар хэм техниканын башка торлэре техник торышына кузэтчелек иту идарэсе житэкчесе-Х.Х.Назиров, авыл хужалыгы идарэсенен житештеру-маркетинг булеге житэкчесе-И.Р.Баев, хужалык житэкчесе хэм белгечлэре катнашты.
Техниканы карауга барлыгы 14 берэмлек трактор, 4 берэмлек арба эзерлэнеп куелган иде. Тракторлар техник улчэу приборлары белэн тикшерелде. Тракторларнын эзерлеген тикшеру вакытында, механизатор белэн тээмин ителуве, аларнын тракторист - машинист таныклыгы булувы, тракторларнын хэм арбаларнын учетта торган документлары барлыгы тикшерелде.
Техникага куелган талэплэр хэм шулай ук, техник хэм янгын куркынычсызлыгы кагыйдэлэренен утэлевенэ аеруча зур игътибар бирелде. Хэрбер трактор янгын сундеру жайланмалары белэн (огнетушительлэр), хэм шулай ук аптечкалар белэн тээмин ителгэн.