Апрель чисталык,табигатьне саклау айлыгы. Олы Мишә урта мәктәбе укучылары да бу акцияләрдә теләп катнашалар. Дәрестән тыш вакытларында,хезмәт дәресләрендә укучыларыбыз мәктәп янын тәртипкә китерергә,чәчәк түтәлләре әзерләргә чыгалар. Мондый төрдәге эшләр балаларга хезмәт тәрбиясе бирә,табигатьне яратырга өйрәтә. Укучыларыбыз язгы кояш нурларыннан энергия алып,саф һавада бик теләп эшләп керәләр.