10 нчы апрель көнне Балтач районында Теләче, Балтач, Саба , Кукмара районнары укучылары арасында бадминтон ярышлары уздырылды.Ярыш шәхси команда беренчелегендә3 яшь группасында , 2004 нче елгылар һәм аннан да олыраклар белән үткәрелде. Бәйге Татарстан республикасы бадминтончылар федерациясе раслаган «Бадминтон ярышлары үткәрү кагыйдәләренә” нигезләнеп алып барылды. Бу ярышта, әлбәттә, Баландыш төп мәктәбе укучылары да катнашты һәм түбәндәге нәтиҗәләргә ирештеләр:
Сафина Альбина- 1 урын
Заббаров Адель – 2 урын
Гайнутдинов Алмаз – 2 урын
Аларны чын күңелдән котлыйбыз!