2016 елның 11 нче апрель көнендэ Олы Нырсы авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Писарев Алексей Иван улына 90 яшь тулды. Шул уңайдан Алексей Ивановичка Россия Президенты Владимир Путинның, Теләче муниципаль район башлыгының тәбрикләмәсе тапшырылды, шулай ук Олы Нырсы hәм Шадке авыл җирлеге башлыклары исеменнән дә котлау сүзләре җиткерелде.
Алексей Иванович бик көр күңелле кеше. 90 яшен тутырсада ул күп яшь буынны сокландырып гомер итүче ветеран. Кышын чангыда йөри, ә инде җәй җитүгә велосипедына утырып табигать кочагында вакытын үткәрә. Алдагы тормышында да без аңа саулык hәм аяз, тыныч күк йозе теләп калабыз.