Ветераннар Советының отчет-сайлау җыелышы.

2016 елның 15 апреле, җомга

13 апрель көнне  Алан авылы мәдәният йортында Ветераннар советының отчет сайлау җыелышы узды.  Җыелышта  Теләче районы Ветераннар советы председателе Газизов М.М., Теләче районы башлыгы урынбасары Фатхуллин А.Г., Теләче районы пенсия фонды җитәкчесе Мурсалимов М.М. лар катнашты. Җыелышта Ветераннар советының эшләгән эшенә отчет ясалды,  яңа совет төзелде һәм Теләче районы ветераннар конференциясенә делегатлар сайланды.

    Җыелыш ветераннар катнашында әзерләнгән концерт программасы белән башланып китте һәм тамашачылар күңеленә дә бик хуш килде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International