Мошковская балалар әдәбиятында аерым урын алып тора. Аның шигырьләре башкаларныкына охшамаган һәм гаять үзенчәлекле. Язучының балалар өчен язылган шигырьләрен укыганда өлкән яшьтәге шагыйрә түгел, ә киресенчә кечкенә бала язган дип уйлап куясың.
Әдәби сәгатьтә авторның биографиясе, туган көне һәм яшәгән урыны белән таныштырудан тыш, аның тормышындагы кызыклы фактлар, кызыксынулары турында да мәгълүмат бирелде. Балалар Эмма Мошковскаяның барлык китаплары белән дә танышып чыктылар, алардагы таныш өземтәләрне укыдылар. Шулай ук үзләренә ошаган әсәрләр буенча фикер алыштылар. Әйтеп үтәргә кирәк, авторның бүгенге көндә «Счастливый остров», «Самый счастливый остров» китаплары аеруча популяр.