«Илһам» бөтенроссия яшь язучылар бәйгесен уздырды.

2016 елның 15 апреле, җомга

«2014-2020 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү» дәүләт программасын гамәлгә ашыру, укучыларда әдәбиятка, сәнгатькә карата кызыксыну уяту, әдәби иҗатка сәләте булган яшьләрне ачыклау, яшь язучыларны таныту максатыннан, Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы Татарстан Республикасы Язучылар берлеге белән берлектә татар телендә иҗат итүче мәктәп укучылары арасында «Илһам» бөтенроссия яшь язучылар бәйгесен  уздырды.

Бәйгегә Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләреннән һәм Россия Федерациясе төбәкләреннән 2877 эш кабул ителде. Икенче тур 2016 елның март аенда, республиканы зоналарга бүлеп, аерым муниципаль берәмлекләрдә уздырылды. Безнең укучылар Арчада көч сынашты.

Бәйгенең йомгаклау тантанасы 2016 елның 12 апрелендә «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында үткәрелде.

Әлеге тантаналы кичәдә безнең районнан 7 укучы катнашты:

-  Нәҗипов Зөлфәт – Баландыш төп мәктәбенең 7 нче сыйныф укучысы (укытучысы Зәйнуллина Рушания Хәкимовна);

- Сафина Альбина - Баландыш төп мәктәбенең 7 нче сыйныф укучысы (укытучысы Зәйнуллина Рушания Хәкимовна);

- Шакирова Алисә - Баландыш төп мәктәбенең 6 нчы сыйныф укучысы (укытучысы Зәйнуллина Рушания Хәкимовна);

- Әхмәтвәлиева ЗәлинәФ.Хөсни исемендәге Олы Мәтәскә урта мәктәбенең  9 нчы сыйныф укучысы (укытучысы Хәйртдинова Язилә Рәфхәтовна);

- Тимербайев  Илсаф – Иске Җөри урта мәктәбенең 10 нчы сыйныф укучысы (укытучысы Сәлимова Резедә Гафуровна);

 - Зәйнуллина Гөлшат – Сауш төп мәктәбенең 4 нче сыйныф укучысы (укытучысы Шәйдуллина Сәвия Сәитовна);

 - Хөсәенова Гөлназ - Сауш төп мәктәбенең 4 нче сыйныф укучысы (укытучысы Шәйдуллина Сәвия Сәитовна). Укучыларның барсына да дипломнар, истәлекле бүләкләр бирелде.

      Иске Жөри мәктәбенең 10 сыйныф укучысы Тимербайев Илсаф “Яшь шагыйрь” номинациясендә 2 урынны яулады. Ул Мәгариф һәм фән министрлыгының Дипломы, истәлекле бүләкләре һәм акчалата премиягә сертификат белән бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International