Район семинары үткәрелде.

2016 елның 15 апреле, җомга

12 апрель көнне Үзәк урта мәктәбендә “Фәннәрне укыту буенча гомуми күнекмәләр формалаштыруда укытучының нәтиҗәле эш алымнары” дигән темага башлангыч сыйныф укытучыларының район семинары үткәрелде.  Үзәк урта мәктәбе  укытучылары Фәхретдинова Миләүшә Сәгыйть кызы 1 сыйныфта технология фәненнән “Яз, яз һәм язга барда шат” темасына, Гатауллина Хания Салимхан кызы 2 сыйныфта Әйләнә – тирә дөнья фәненнән “Аңлы кеше – табигатьнең бер өлеше” темасына ачык дәресләр, Петрова Ильмира Рифхат кызы 3 сыйныфта “Башлангыч мәктәптә проект эшчәнлеге” темасына мастер класс күрсәттеләр.

      Семинарда  4 сыйныф укытучылары Низамева Люция Рифгат кызы ( Үзәк мәктәбе, рус теле), Бикчантаева Гөлфия Рашит кызы (Олы Мәтәскә мәктәбе, математика), Әскарова Фирдәүс Мәснәви кызы (Теләче урта мәктәбе, әйләнә – тирә дөнья фәне) фәннәр буенча Бөтенроссия тикшеренү эшләренә әзерлек максатыннан, өйрәтү характерындагы практик  эшләр үткәрделәр.

      Район мәгариф бүлеге методисты Закирова Саҗидә Гайнулла кызы семинарда “Укытучылар  һәм укучылар белән үткәрелгән диагностик тикшеренү эшләре нәтиҗәләре”, башлангыч сыйныф укытучыларының район методик берләшмәсе җитәкчесе Фәрхуллина Гөлнара Җәлил кызы “Федераль Дәүләт белем бирү стандартларын тормышка ашыру шартларында  хәзерге заман мәгълүмати ресурсларны куллану методикасы” дигән темага чыгыш ясадылар.

      Семинарда катнашучылар Узәк урта мәктәбенең музеенда булдылар. Семинар барышында укытучылар үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар таптылар һәм фәннәрне укыту буенча гомуми күнекмәләр формалаштыруда укытучының нәтиҗәле эш алымнары билгеләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International