13 апрель көнне Олы Мәтәскә гомуми белем бирү мәктәбендә мәктәпнең укыту-тәрбия буенча директор урынбасарлары, педагог-психолог, 9-11 сыйный укучыларының сыйныф җитәкчеләре өчен “Белем бирү процессында БДИ әзерләгәндә катнашучыларга педагогик һәм психологик юнәлеш бирү “ дигән темага семинар үткәрелде. Семинарда Татарстан Республикасының укытучылар белемен үстерү институтыннан Бородаева Альбина Фаридовнаһәм Герасимова Вера Владимировна катнаштылар. Алар семинарда катнашучылар алдында чыгыш ясадылар. Семинар ахырында түгәрәк өстәл оештырылды.