Баландыш авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре мәктәптә “Яшь сайлаучы синең өчен” дип исемләнгән акция кысаларында 15 апрель көнне яшь сайлаучылар белән очрашуда булдык. Агымдагы елда яңа гына үзләренең 18 яшьлекләрен билгеләп үтүчеләргә беренче тапкыр сайлауларда катнашырга туры киләчәк. Әлбәттә, бер тапкыр да сайлауда катнашмаган яшь кеше югалып калырга, бу очракта үзен ничек тотарга кирәклеген белмәскә дә мөмкин. Шуларны истә тотып чарада укучыларга сайлауларның ни өчен кирәк булуы, аларда катнашуның мөһимлеге турында сөйләде.
Без очрашуда катнашучы укучыларны Татарстан Дәүләт Советы эшчәнлеге, сайлау системасы, үзәк сайлау, территориаль сайлау участоклары турында, сайлау участокларында ни эшләргә кирәклеге, бюллетеньнәрдә нинди графалар булуы һәм башка шундый четерекле пунктлар белән һәм катнашучыларны сайлау тәртибе белән таныштырдык.