26 апрельдә бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 130 ел була.

2016 елның 15 апреле, җомга

Шармыш авыл китапханәсендә Тукайның шигырьләрен халыкка җиткерү буенча эш алып барыла.

Китап һәм иллюстрацияләрдән торган «Габдулла Тукай - әкиятче» исемле күргәзмә, шагыйрьнең тормыш юлын, иҗатын чагылдыручы стенд китапханәгә ямь биреп кенә калмый, китап укучыларда “Тукай язы –шигъри яз” кебек конкурсларда катнашу теләге дә уята. Әлеге конкурска 5 сыйныф укучысы  Колбасова Ксениянең “Су анасы” рәсеме һәм Артомонова З.М.ның үзе иҗат иткән “Бөек Тукайга” дигән шигыре җибәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International