15 нче апрель көнне, халкыбызның милли бәйрәмнәренә карата мәхәббәт тәрбияләү максаты белән – бакчабызда халкыбызның иң күңелле язгы бәйрәмнәренең берсе “Карга боткасы” узды. Әйе,халкыбызның иң популяр ,иң күңелле язгы бәйрәмнәренең берсе- һичшиксез,карга боткасы.
Борын- борын заманда кешеләр нилектән яз булганын белмәгәннәр. Алар ямьле язны җылы яктан кара каргалар алып килә дип уйлаганнар.
Бәйрәмебезне ,матур шигырьләре белән , бакчабызның уртанчы төркеменә йөрүче балалар башлап җибәрделәр. “Көн” белән “Төн” булып киенеп килгән тәрбияче апалары ,бәйрәмебезнең кунаклары булып ,балалар белән биеделәр,җырлар җырладылар, балаларга төрле мавыктыргыч,күңелле уеннар уйнаттылар. Кара каргаларның бәйрәмгә “ очып килүләре” дә.бәйрәмебезгә тагын да ямь өстәде. Балалар өчен көтелмәгән кунак- Хуҗа Насретдин булгандыр. Ул үзенең “атына атланып”, балаларга төрле мәзәкләр,табышмаклар һәм әлбәттә инде, уеннарын алып килгән иде.
Бәйрәмнең иң күңелле өлеше,әлбәттә инде боткадан авыз итү булгандыр. Балалар ботка ашап кына калмадылар,ә бу бәйрәмгә хас булган теләүләр : җирдән муллык, күктән яңгыр.кояштан җылылык,табигатьтән бәрәкәт,илгә туклык әйтеп сорадылар.