9-15 апрель көннәрендә Ульян шәһәрендә 9-11 сыйныф укучылары арасында физик тәрбия фәне буенча Бөтенрәсәй олимпиадасының йомгаклау этабы узды.

2016 елның 15 апреле, җомга

Теләче районыннан Татарстан командасы составында Олы Нырсы мәктәбе укучысы Рәдиф Галәветдинов (укытучысы Марат Гаязов белән) катнашып, уңышка ирешеп кайтты. Укучылар спортның баскетбол, җиңел атлетика, гимнастика төрләре буенча көч сынаштылар, физик тәрбия  теориясе буенча тестлар эшләделәр. Шулай ук олимпиада программасы нигезендә, катнашучылар ГТО нормативларының үз баскычларына туры килүче 8 төреннән тест тапшырдылар. Нәтиҗәләр буенча, Рәдиф Галәветдинов Россия буенча 118 катнашучы арасында 35 нче урын алып, “Призер” исеменә лаек булды.  Олимпиада нигезләмәсе буенча, автомат рәвештә, Рәдиф укучылар арасында 2016/2017 уку елында узачак физик тәрбия фәне буенча Бөтенрәсәй олимпиадасының йомгаклау этабында катнашу хокукына ия булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International