15 апрель көнне “Батыр” спорт комплексында районның яңадан оешуына 25 еллыгы уңаеннан 2001-2002 елгы, 2003 елгы һәм 2004-2005 елгы кызлар һәм малайлар арасында өстәл теннисы буенча район беренчелеге уздырылды. Ярышта районның 7 мәктәбеннән 77 укучы катнашты. Югары Кибәхуҗа урта мәктәбе командасы 2 урын яулады. Җиңүчеләр: Шугаепов Ильзир – 1 урын, Гаязетдинов Расуль – 3 урын, Исламов Фаиль – 3 урын.