15 нче апрель көнне Олы Мишә урта мәктәбе укучылары район беренчелегенә уздырылган өстәл теннисы ярышларында катнаштылар.Өстәл теннисы уенын популярлаштыру, спорт уеннарына кызыксыну арттыру максатыннан оештырылган бу ярышта мәктәбебез командасы 2 нче призлы урынны алды.Ярышта мәктәп данын яклаган барлык укучыларга да рәхмәт белдерәбез, уңышлар телибез.