2016 елның 16 апреле көнне 09.40 сәг.Башкарма комитетының актлар залында терлекчелекнең 2016 ел 1 квартал эшчәнлегенә нәтиҗә ясау һәм язгы кыр эшләрен уздыру буенча киңәшмә булып үтте.

2016 елның 18 апреле, дүшәмбе

Киңәшмәдә авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Р.Х. Низаметдинов, авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре, хуҗалык җитәкчеләре, хисапчылар, зоотехниклар, мал табиблары, терлекләрне ясалма орлыкландыручылар, ферма мөдирләре катнашты.

         Авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе үзенең чыгышында терлекчелекнең 1 кварталга эшчәнлеген кәнәгатләндерерлек дип бәяләде. Узган елгы күрсәткечләре белән чагыштырганда терлекләрнең баш саны – 104%, сөт җитештерү – 104%, мөгезле эре терлек ите җитештерү – 107% артык. Агролак, Алан, Игенче хуҗалыкларының эшчәнлеген бәяләп үтте. Шулай ук киңәшмәдә 2 кварталга мәсәләләр һәм язгы кыр эшләрен уздыру буенча сораулар каралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International