9 нчы апрельдән 15 нче апрельгә кадәр Ульяновск шәһәрендә физик тәрбия буенча укучыларның Бөтенроссия олимпиадасының ахыргы этабы үтте. Бу олимпиада да Олы Нырсы урта мәктәбеннән 10 сыйныф укучысы Галяветдинов Р. катнашты (укытучысы Гаязов М.Г.). Ул призер дәрәҗәсенә лаек булды. Без аны зур уңышлары белән котлыйбыз!