Һәр атнада дүшәмбе көнне узып киткән атнага йомгак ясау, нәтиҗә чыгару, уңышларны билгеләү, кисәтүләр ясау өчен иртәнге линейка уздырыла. Баландыш төп мәктәбендә бу атнаның линейкасында дежур укучылар һәм чисталык комиссиясе членнарының чыгышы тыңланды. Шулай ук бу атна сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның 130 еллыгына карата “Туган тел” декадасы итеп иглан ителде. “Илһам” бөтенроссия яшь язучылар бәйгесендә булып кайткан укучылар үзләренең шигырьләрен сөйләп, декаданы башлап җибәрделәр.