«Шигырьне таны»

2016 елның 18 апреле, дүшәмбе

Тукай рухы яңарган бу көннәрдә китапханәләрдә  тирән эчтәлекле  төрле чаралар үткәрелеп килә. 15 апрель көнне Айдар авылы китапханәчесе Алсу Фаляхова 1-4 сыйныф укучылары катнашында «Шигырьне таны» дип исемләнгән әдәби викторина үткәрде.  Викторина сораулары шагыйрь иҗаты һәм тормыш юлы буенча әзерләнде. Катнашучылар Габдулла Тукай биографиясенең кызыклы фактлары белән таныштылар. Сорауларга дөрес һәм төгәл җавап бирүчеләргә истәлекле бүләкләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International