16 апрель көнне Татарстан буенча “Язгы игелек атнасы – яхшылыклар эстафетасы” дип аталган ирекле акция башланып китте. Ул халыкның гражданлык активлыгын арттыруга юнәлдерелгән. Девизы: Мәрхәмәтле Татарстан: “Эшлә. Өйрән. Бүлеш. Үзгәр”.
Шармыш авыл китапханәсе дә әлеге акциягә кушылып “Сәламәт тәндә сәламәт акыл” дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырды.