Без Тукайны яратабыз.

2016 елның 18 апреле, дүшәмбе

Максабаш башлангыч мәктәбендә Тукай иҗатын өйрәнү буенча төрле чаралар үтеп тора.Тукай иҗаты буенча эшләнгән мультфильмнар карау оештырылды.Бу мультфильфнарны балалар бик яратып карыйлар: "Ничә тапкыр карасаң да, бер дә  туйдырмый," -диләр алар. Мәктәптә бөек татар шагыйре ГабдуллаТукайның  тууына 130 ел тулу уңаеннан оештырылган күргәзмә эшли башлады Күргәзмәгә мәктәп укучыларының төрле стильдә иҗат  ителгән рәсем- иллюстрацияләре һәм кул эшләре куелды.Укучылар шигырьләрен һәм аның сүзләренә иҗат ителгән җырларны өйрәнделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International