“Әти, әни һәм мин - спорт гаиләсе”.

2016 елның 18 апреле, дүшәмбе

15 апрель көнне  “Батыр” спорткомплексында  “Әти, әни һәм мин  - спорт гаиләсе”  спорт  бәйрәме булып узды. Бәйрәмне Теләченең  беренче номерлы балалар бакчасы  физик үсеш тәрбиячесе  Хисаметдинова Л.Н һәм Теләченең өченче номерлы балалар бакчасы физик үсеш  тәрбиячесе  Валиахметова Г.И алып барды.  Бәйрәмдә мәктәпкәчә әзерлек төркеменә йөрүче  балалар һәм аларның әти-әниләре катнашты. “Бәрәңге ”, “Җитез пар”, “Баланы алып чык”   - иң  кызык  ярышлар  буларак  истә калды. Ике команда да  бик җитезләр, кыюлар иде. Дуслык җиңде. Бәйрәм ахырында катнашкан һәр гаиләгә дә истәлекле грамоталар тапшырылды. Бәйрәм бик күңелле узды. Балаларга да , әти-әниләргә дә бәйрәм бик ошады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International