Яз,апрель - һәммәбез күңелендә татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукай ае буларак кереп калган.

2016 елның 18 апреле, дүшәмбе

Тукай шигырьләрен, әкиятләрен кече яшьтән безгә әниләребез, әбиләребез укыган. Ә балалар бакчасына баргач, тәрбиячеләр тагын күбрәк мәгълүмат бирә башлый.

Шул уңайдан 3нче балалар бакчасында бара торган Тукай атналыгы кысаларында төрле чаралар үткәрелә. 18 апрельдә Габдулла Тукай иҗатына багышланган күргәзмә оештырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International