16-17 апрель көннәрендә Казан шәһәренең Бадминтон үзәгендә “Татарстан өметләре” исеме астында бадминтон буенча Татарстан беренчелеге узды. Ярышта республика районнарыннан 250 дән артык 2005-2006 елгы һәм 2007 елдан яшьрәк кызлар һәм малайлар катнашты. Теләче районы командасы составында Баландыш, Теләче,Максабаш мәктәбе укучылары уңышлы чыгыш ясады:
2007 елгы һәм яшьрәк кызлар арасында парлы уенда:
Мөбәрәкшина Чулпан һәм Мөхәмәтшина Рәзилә – 2 урын;
2005-2006 елгы малайлар арасында парлы уенда:
Шакиров Наил һәм Шакиров Фаил – 3 урын
Ялгыз уенда Мозаффаров Азат һәм Мөбәрәкшина Чулпан беренче сигезлеккә керделәр.