“Яшь хәбәрче” түгәрәгенә йөрүче укучылар, өстәмә белем бирү педагогы Сахабиева Люция Заһид кызы җитәкчелегендә, Теләче районы Түбән Саурыш авылында яшәүче тыл ветераны Самигуллина Мәймүнә апага даими булышып торалар. 18 апрель көнне дә “Мәрхәмәтле Татарстан” акциясе кысаларында, өй тирәсен һәм ишек алларын җыештырдылар.