Шул уңайдан 19 апрель көнне Субаш авылы китапханәсендә “Тукай бит ул - бөек шәхес, ул шигырьләр солтаны " дип исемләнгән шигырь бәйрәме уздырылды. Чараның максаты: балаларны Тукай иҗаты белән тулырак таныштыру. Укучылар шагыйрьнең шигырьләрен сөйләделәр, әкиятләрен искә төшерделәр. Ахырдан чара "Туган тел" җыры белән тәмамланды. Балалар бу чарада бик теләп катнаштылар. Китапханәдә ай дәвамында «Тукай эзләре буйлап» исемле күргәзмәсе эшләп килә.