"Татарстан өметләре”

2016 елның 19 апреле, сишәмбе

16-17 апрель көннәрендә Казан шәһәренең Бадминтон үзәгендә “Татарстан өметләре” исеме астында бадминтон буенча Татарстан беренчелеге узды.   Теләче районы командасы составында Баландыштөп мәктәбе укучылары да уңышлы чыгыш ясады:

2007 елгы һәм яшьрәк кызлар арасында парлы уенда:

Мөбәрәкшина Чулпан һәм Мөхәмәтшина Рәзилә – 2 урын;

2005-2006 елгы малайлар арасында парлы уенда:

Шакиров Наил һәм Шакиров Фаил – 3 урын

 

Ялгыз уенда Мозаффаров Азат һәм Мөбәрәкшина Чулпан беренче сигезлеккә керделәр. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International