Баландыш төп мәктәбендә Тукай иҗатын өйрәнү дәвам итә. Башлангыч сыйныф укучылары шагыйрьнең әсәрләренә иллюстрация ясый, ә югары сыйныфлар “Син Тукайны беләсеңме?” исемле әдәби викторина чишәләр.
Шулай ук “Сөйлим Тукай шигырьләрен, яратам халкым моңын” исеме астында шигырь конкурсы үткәрелде. Һәр укучы сөекле шагыйребезнең шигырен сәнгатьле итеп сөйләде.