Г.Тукай атналыгы.

2016 елның 22 апреле, җомга

18 еннән  26 апрельгә кадәр безнең балалар бакчасында, язучы Г.Тукай иҗатына багышланган атналык бара. Группаларда балалар белән берлектә тәрбияви-белем бирү  эшчәнлеге оештырылды. Ул театраль, уен, аралашу, белем бирү эшчәнлеген үз эченә алды. Кечкенәләр төркемнәрендә шагыйрьнең әкият- шигырьләренә багышланган рәсемнәр карадылар, “Гали белән кәҗә”, “Бала белән күбәләк”, “Кызыклы шәкерт” әсәрләре буенча эшләнгән мультфильмнар күрсәтелде. Әти-әниләр өчен Г.Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты турында мәгълүмат әзерләдек. Балалар һәм әти-әниләр белән берлектә "Без - Тукай оныклары" дигән рәсемнәр конкурсы оештырдык. Конкурста барысы да актив катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International