Зал Тукай портреты, аның әсәрләре буенча ясалган балалар рәсемнәре ,китап күргәзмәсе белән белән бизәлгән иде.
Бәйрәмдә Тукай шигырьләрен иң сәнгатьле сөйләүче балалар чыгыш ясады. Алар Г.Туканың “Бәйрәм бүген” ,“Кызыклы шәкерт”, “Гали белән кәҗә”, “Бу кайчан була?” , “Эшкә өндәү” , “Кошларга” ,”Карлыгач”, “Сөткә төшкән тычкан” һәм башка шигырьләрен яттан сөйләделәр, аның сүзләренә язылган “Бала белән күбәләк”, “Бишек җыры” исемле җырларын башкардылар. Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары әзерләгән, Тукай язган әсәрләр буенча костюмнар парады бәйрәмне тагын да ямьләндереп җибәрде.
Бәйрәм “Туган тел” җыры белән тәмамланды һәм барлык балалар күңелендә онытылмаслык күңелле кичерешләр калдырды.