«Язгы изгелек» акциясе.

2016 елның 25 апреле, дүшәмбе

16 апрельдән 23 апрельгә кадәр Олы Мишә урта мәктәбендә  дә “Язгы изгелек” акциясе старт алды. Ул “Һәр көнне игелек кыл!” девизы астында үткәрелә. Бу акциядә класс җитәкчеләре һәм укучылар актив катнаша. Көндә яхшылык кылу безнең изге бурычыбыз . 7-8 нче сыйныф укучылары өлкәннәребезгә  даими булышып торалар: өй эшләрендә булышалар, бакчада эшлиләр.Өлкәннәр безнең булышуыбызга сөенәләр. Безнең төп максатыбыз да кешеләргә шатлык китерү һәм эшебезне чын күңелдән башкару .

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International