Без булдырабыз!

2016 елның 25 апреле, дүшәмбе

23 апрель көнне , Олы Мишә урта мәктәбе 9 нчы сыйныф укучысы Сахабиев Х. , Сахабиева Люция Заһид кызы җитәкчелегендә Кукмара районында үткәрелгән Р.И.Утямышев исемендәге “Мое Я в Большой Науке” дип исемләнгән ачык республика-күләм конференциядә булып кайтты. “Гарәп теле түгәрәге”нә йөрүче укучыбыз  “Туган  якны өйрәнү” секциясендә “Иске имля язуының көнкүрешебездә чагылышы” дип исемләнгән  фәнни-иҗади эше белән чыгыш ясап, 2 нче призлы урынны яулады. Мәктәп администрациясе исеменнән җиңүчеләргә рәхмәт белдерәбез,аларга иҗади уңышлар телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International