Тирә- юнебезне җыештыру ул- экологияне чиста тору. Шул нияттән “Гарәп теле графикасы” түгәрәгенә йөрүче укучылар, өстәмә белем бирү педагогы Сахабиева Люция Заһид кызы җитәкчелегендә, Олы Мишә урта мәктәбе территориясендә җыештыру эшләрен башкардылар. Барлык балалар да һава торышы буенча киенгәннәр, әзерлек белән эшләргә дип килгәннәр иде. Җыештырган бу урыннар чистарып, матураеп китте, хәтта үләннәре дә яшелләнеп калды. Балалар үзләре эшләгән эшләрдән канәгать булдылар, бик сөенештеләр.