“Мое Я в Большой Науке”

2016 елның 25 апреле, дүшәмбе

23 апрель көнне Балалар иҗат үзәге каршында эшләп килүче түгәрәкләргә йөрүче укучыларыбыз Кукмара районында үткәрелгән Р.И.Утямышев исемендәге “Мое Я в Большой Науке” дип исемләнгән ачык республика-күләм конференциясендә катнашып кайттылар.  “Туган  якны өйрәнү” секциясендә, “Иске имля язуының көнкүрешебездә чагылышы”дип исемләнгән чыгыш ясап, Олы Мишә урта мәктәбе базасында эшләп килүче “Гарәп теле графикасы” түгәрәгенә йөрүче,  9 сыйныф укучысы, Сахабиев Хабил-2 урынга лаек булды (җитәкчесе: өстәмә белем бирү педагогы  Сахабиева Люция Заһид кызы).

            Шушы ук секциядә “Самолет төшкән урын...” дип исемләнгән чыгышы белән, Олы Мәтәскә урта мәктәбе базасындагы “Туган якны өйрәнү” түгәрәгенә йөрүче, 7 сыйныф укучысы, Камалиева Рәфилә -3 урынны  яулады (җитәкчесе: өстәмә белем бирү педагогы Загидуллина Роза Тимерхан кызы).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International