Урта Мишә авыл китапханәсендә 22 апрель көнне “Төнге китапханә серләре”исеме астында Библиотөн үткәрелде.

2016 елның 25 апреле, дүшәмбе

Нәрсә соң ул библиотөн? “Библиотөн” – ул китап укуга булышлык итүче киң масштаблы акция. Бу көнне китап укучылар бөек язучы Г.Тукайның иҗаты турында белгәнннәрен тирәнәйттеләр һәм киңәйттеләр, викторина чиштеләр. Бөек Җиңү көне бәйрәме алдыннан сугыш турында китаплар укырга тәгъдим ителде. Укучылар китапларның бер өлешен инде укыганнар һәм үзләренең тәэсирләре белән бүлештеләр. “Китапханәгә килеп - үз китабыңны тап” исемле күргәзмәдән үзләренә охшаган китапларны алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International