Барыбыз да өмәгә!

2016 елның 25 апреле, дүшәмбе

Мәктәбебез хезмәткәрләре һәм укучылар  мәктәп яны участогын һәм билгеләнгән территорияне тәртипкә китерү өчен  өмәгә чыктылар.Ел саен уздырыла торган бу чара быел да оешкан төстә узды. Тырыш хезмәтнең нәтиҗәсен күрү һәркем өчен дә күңелле шул. Максабаш мәктәбе коллективы мәктәп территориясен, беркетелгән участокларны төзекләндерү, чистарту эшләрен дәвам итә. Урамнарны, тирә - ягыбызны чиста, тәртиптә тоту һәркайсыбызның бурычы!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International