25 нче апрель көнне Теләче урта мәктәбендә IX сыйныф укучылары өчен Мәгариф һәм фән министрлыгының 2016 ел 25 нче мартында расланган № 538 /16 боерыгы нигезендә татар теленнән бердәм республика тестлары үткәрелде . Әлеге тестта Югары Кибәхуҗа урта мәктәе укучылары да катнашты.Татар теленнән имтихан белән IX сыйныф укучылары өчен сынаулар башланып китте. Алдагы имтиханнарны тапшыруда укучыларга зур унышлар телибез.