22 апрель көнне Саба районының Лесхоз бистәсе «Нарат» боз сараенда 2004-2005 елда туган егетләр арасында шайбалы хоккей буенча ярышлар булып узды.

2016 елның 26 апреле, сишәмбе

Барысы 6 команда катнашкан уеннар Саба районы һәм төньяк район командалары арасында үтте. Алар: Саба -1,Саба – 2, Саба -3, Теләче, Кукмара, Балтач командалары. Теләче командасы егетләре 3 урынга лаек булды. Команда составында төп Теләче мәктәбе укучылары иде, тренерлары: Мубаракшин Ф.М., Галимов Н.М.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International