Музыка җитәкчеләре семинары булып үтте.

2016 елның 26 апреле, сишәмбе

Балалар бакчасының төп эш юнәлешләренең берсе булган музыкаль тәрбия бирүдә булган үзенчәлекләр, әлеге юнәлештә эшне оештыруның төп формалары турында сөйләшү, тәҗрибә уртаклашу максатыннан, 26 апрель көнне 3нче номерлы Теләче балалар бакчасында район балалар бакчаларында эшләүче музыка җитәкчеләре семинары булып үтте. Семинарны ачып, бакча мөдире Габдулхакова Г.В. чыгыш ясады. Ул милләтебезнең  йөзек кашы, бөек шагыйребез Габдулла Тукайның  130 еллык  юбилей көнне музыка җитәкчеләре очрашуның туры килеүен азсызыклап , семинарны “И туган тел, и матур тел” дигән җыр белән башлап җибәрүне тәгъдим итте. Семинарның беренче өлешендә  музыка җитәкчеләре шөгылләр, мастер-класслар күрсәттеләр.
Семинарның икенче  өлешендә Узәк, Теләче балалалар бакчасының музыка җитәкчеләре төрле актуаль проблемаларны һәм аны чишү алымнарын докладлар аша семинарда катнашучыларга җиткезделәр.
Семинарны йомгаклап, район мәгариф бүлегенең  мәктәпкәчә белем бирү  һәм тәрбия методисты Саетова А.Н. чыгыш ясады. Ул уз чыгышында музыкаль тәрбия бирү эшен федераль дәүләт белем стандарларына туры китереп оештырылу, музыка җитәкчесенең эшен планлаштыру үзенчәлекләре белэн таныштырды, музыка җитәкчеләрен һәм балаларны төрле конкурсларда актив катнашырга чакырды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International