24 апрель көнне Казанда «Цудзуки» үзәгендә кул көрәше буенча ярышлар булып узды.

2016 елның 26 апреле, сишәмбе

24 апрель көнне Казанда «Цудзуки» үзәгендә кул көрәше буенча ярышлар булып узды. Барлыгы 12 команда,150 кеше катнашты. Тренеры Кыямов Айрат җитәкчелегендә Теләче районы командасы  да бик актив чыгыш ясады.

Гомумкоманда урыннары:

1 урында-«Олимпиец»(Казан)

2 урында-«Цудзуки»(Казан)

3 урында-Теләче районы.

Призлы урыннар алган спортчыларга диплом, медаль тапшырылды.

Әлеге ярышларда катнашуда җаваплыгы чикләнгән “Алан” ширкәте директоры- Хабир Нуретдин улы Фәсхетдинов зур булышлык күрсәтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International