“Тукай язы-шигъри яз»

2016 елның 26 апреле, сишәмбе

26нчы апрель көнне Теләче 2нче номерлы балалар бакчасына йөрүче балалар ,тәрбиячеләр белән берлектә, Теләче җирлекара кипапханәсе уздырган  “Тукай язы-шигъри яз» дип исемләнгән шигырь бәйрәмендә катнаштылар. Балалар бәйрәмдә Г.Тукай шигырьләрен сөйләделәр, аның әсәрләрен сәхнәләштереп күрсәттеләр, җырларын җырладылар, Тукай язган әсәрләр  буенча костюмнар парады белән чыгыш ясадылар. Балаларның чыгышлары тамашачыларга да һәм бәйрәмне оештыручыларга да бик ошады . Балалар үзләре дә  бәйрәмнән күп яхшы тәэсирләр алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International