Халыкара олимпиада җиңүчесе.

2016 елның 27 апреле, чәршәмбе

     19 – 22 нче апрель көннәрендә Казан шәһәрендә татар теле һәм әдәбияты буенча IV Халыкара олимпиадасының йомгаклау туры узды. Беренче турда барлыгы 12 меңнән артык укучы һәм студент катнашты. Аларның 500 е йомгаклау турына чакырылды. Катнашучылар татар теле һәм әдәбияты буенча  IV Халыкара олимпиадасы  биремнәрен башкардылар, Г.Тукай һәм М.Җәлилнең тормыш юлы һәм иҗатына багышланган  презентация белән чыгыш ясадылар. Ял вакытларында көч сынашучылар Казан шәһәре буйлап сәяхәт иттеләр, Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры спектакльләре, “Мин татарча сөйләшәм” акциясе һәм башка чараларда катнаштылар. Әлеге Халыкара олимпиадада Теләче урта мәктәбенең 11 а сыйныфы укучысы  Фәсхетдинова Алинә    “Габдулла Тукай иҗатын  иң яхшы белүче” номинациясендә җиңү яулады. Алинә  Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының дипломына лаек булды һәм планшет белән бүләкләнде. Алинәне бу мәртәбәле олимпиадага югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы З.Н. Асадуллина әзерләде. Зур уңышларыгыз белән  котлыйбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International