22 апрель көнне Айдар авылы китапханәсе беренче тапкыр “Китапханә төне” Бөтенроссия акциясендә катнашты.

2016 елның 27 апреле, чәршәмбе

Китапханәче Алсу Фаляхова катнашучыларга китап укуга булышлык итүче киң масштаблы "Китапханә төне" акциясе турында мәгълүмат җиткерде һәм әлеге чараның программасы белән таныштырды. Акция кысаларында төрле кызыклы әдәби конкурслар, уенннар үткәрелде. "Әдәбият иленә сәяхәт", "Син моны беләсеңме?", "Иң яхшы бәяләмә", әдәби геройны хәрәкәт, ишарәләр белән тасвирлап бирү, конфет тулы серле сандыкны эзләү һ.б конкурсларда укучылар бик теләп катнаштылар. “Туган җирем-туган төбәгем” дип исемләнгән  программа кысаларында үткән "Китапханә төне" укучыларыбызга туган җир, туган төбәк тарихына сәяхәт буларак тәкъдим ителде. Соңыннан "Китапханә кафе"сендә "кунак булып", яхшы кәеф һәм яңа кызыклы очрашулар көтеп өйләренә таралдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International