Зур бәйрәм булды.

2016 елның 29 апреле, җомга

26 апрель көнне Теләче ял паркында татарның бөек улы – Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулу уңаеннан шагыйрьне, аның иҗатын хөрмәт итүче райондашларыбыз катнашында зур бәйрәм булды. Бәйрәм башында ук Тукай маршы яңгырап торды, сөекле шагыйребез китапларыннан, район күләмендә балалар арасында уздырылган рәсемнәрдән торган күргәзмәләр эшләде, Г.Тукай иҗаты буенча рәсем ясау конкурсы уздырылды. Бәйрәм шагыйрьнең шигырьләрен уку бәйгесе белән башланып китте: балалар берсеннән –берсе матуррак итеп Тукаебызның әсәрләрен тамашачыларга җиткерделәр. Балалар милләтебез көзгесе булган Габдулла Тукайга багышланган һәм үзләре иҗат иткән шигырьләр, шагыйрьнең шигырьләренә язылган җырлар башкару бәйгеләрендә катнаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International