Җиңү бәйрәме – бөек тантана, ул Ватаныбызның сугышчан тарихында һәрвакыт иң якты һәм онытылмаслык вакыйгаларның берсе булачак. Күргәзмәдә Бөек Ватан сугышы турында, балаларга аңлаешлы телдә язылган китаплар тәкъдим ителде. Әлеге китапларда сугыш уты аша узган буыннар язмышы турындагы әсәрләр тупланган. Алар бүгенге китап укучыларыбызның бабалары һәм карт бабаларының яшьлеген һәм балачагын тасвирлый.