22 июнь көнне Айдар мәдәният йорты каршында укучылар һәм өлкәннәр белән һәйкәл янында сугышта үлеп калган авылдашларыбызны "Үткәннәрне уйлап гыйбрәтләник, хәтерләрне барлыйк яңадан” дигән максат белән кабат аларны искә төшердек,чәчкәләр куелды һәм кабат бу сугыш уты бервакытта да кабынмасын, дөньяларыбыз тыныч булсын дигән теләктә калдык. Балалар Бөек Ватан сугышы тарихын китаплардан гына укыр диеп ышанып калыйк.” – дигән теләктә кала Айдар авылы мәдәният йорты директоры һәм авыл китапханәчесе.