21 июнь көнне безнең Олы мишә балалар бакчасында җәйге чорда балаларның иминлеген тәэмин итү максатыннан ата-аналар җыелышы булды. Балалар бакчасы мөдире Миннебаева Д.Р. әти-әниләргә балаларын суга бату, урман бете кадалу, янгын һәм теракт куркынычларыннан һ.б. очраклардан саклау буенча киңәшләрен бирде. Республикада балалар белән килеп чыккан бәхетсезлек очраклары белән таныштырды . Әти-әниләрне һәрчак уяу булырга чакырды.
Җыелышта Саба районыннан килгән ЮХИДИ хезмәткәре Закиров Д.Р. та катнашты. Ул әти-әниләргә юлда йөрү кагыйдәләрен бик нык сакларга кирәклеген кисәтте. Республикабызда булган юл фаҗигаләре турында видеороликлар күрсәтте. "Балаларыбызны бергәләп, кече яшьтән юл кагыйдәләрен төгәл үтәргә өйрәтик", - диде ул чыгышы барышында.